«Яз һәм сафлык билгесе – мимозалар»: иҗади остаханә (6+)
21
Март 2022
Дүшәмбе
19 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Китап сөюче дусларыбыз» ял көне клубы әгъзаларының чираттагы очрашуы үтте. Мастер-класста китапханәче җитәкчелегендә балалар салфеткалар, төсле кәгазьләр һәм башка төрле материаллардан кул эшләнмәсе ясады. Алар үзләренең кабатланмас һәм кызыклы «шедевр»ларын тудырды. Язгы мимоза ботакчыгы кухня, сервант яки чәй өстәленә ямь биреп торучы бизәк, шулай ук төрле бәйрәмнәргә универсаль бүләк була ала, дусларны һәм туганнарны куандыра.
|